Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2023, 06:58

Кәгазь урлап фатир һәм машина алып буламы?!.

Прокуратура җинаять эше кузгаткан.

Кәгазь урлап фатир һәм машина алып буламы?!.Кәгазь урлап фатир һәм машина алып буламы?!.
Кәгазь урлап фатир һәм машина алып буламы?!.

Самарада 30 яшьлек бер хатын офистан 24 миллион сумлык кәгазь урлаган. Прокуратура бу хатынга карата җинаять эше кузгаткан. Хатын мошенниклык кылу һәм акча чараларын легальләштерү маддәләре буенча гаепләнә.
2020 елның маеннан 2021 елның октябренә кадәр оешманың хуҗалык бүлегенең баш белгече компаниянең 122 мең кап офис кәгазен урлаган. Аның гомум бәясе 24 миллион сум күләмендә бәяләнгән. Бу акчаларга ул үзенә фатир һәм кыйммәтле "Мерседес" машинасы сатып алган.
Үзен җинаять эше маддәсе буенча гаепләнүен белү белән ханыбыз милеген сатып, табанын ялтыраткан, ягъни качкан. Хәзер карак хатынны халыкара эзләүгә бирелгән. Читтән торып аны кулга алу турында карар чыгарылган.
Кызык, оешма ел буена миллионнарча сумлык товарыннан колак кагуын ничегрәк сизмәмеш тә белмәмеш булды икән?

Фото:ka-elcom.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас