

10 декабрь көнне Санкт-Петербургның Красное Село бистәсендә үсмерләр Ленин проспектында урнашкан Мәңгелек ут мемориалын мәсхәрләгәннәр. Видео кадрларыннан күренүенчә, балалар мемориал тирәсендә кар атып уйныйлар. Кайсыдыр бер мизгелдә үсмерләрнең берсе кулындагы карны утка ыргыта һәм мемориалның ялкыны сүнә. Икенче көнне бер гаиләдән ике малайны (10 һәм 14 яшьтәге) һәм икенче гаиләдән тагын бер малайны (10 яшьтә) тоткарлап, әти-әниләренә тапшыралар. Ахырда 10, 14 яшьлек ике бертуган һәм 11 яшьлек закон бозучыларның Урта Азиядән килгән гаиләләрдән булуы ачыклана.
12 декабрь көнне Петербургның Красное село район суды Мәңгелек утка кар ташлаган балаларга карата карар чыгарды. Судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике гаиләне Русиядән чыгарып җибәрәчәкләр. Балаларның ата-аналары – Аброр һәм Нәргиз Исмоиловларны һәм Гөлзат Батырованы – административ җаваплылыкка тарттырганнар. Аларның миграцион исәпкә басмаулары билгеле булган.
Мигрантларны РФнең Административ хокук бозулар кодексының 18.8 маддәсе (Чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган кеше тарафыннан Русия Федерациясенә керү кагыйдәләрен яки Русия Федерациясендә булу (яшәү) режимын бозу) буенча гаепле дип тапканнар. Алар үз гаебен таныган. Илдән чыгарудан тыш мигрантларга биш мең сум күләмендә штраф яный.
Үсмерләрнең ата-аналарын суд карарыннан соң илдән чыгарылырга тиешле чит ил гражданнары өчен тәгаенләнгән махсус үзәккә урнаштырганнар, ә аларның балаларын – вакытлыча икенче махсус учреждениеләргә. Мәңгелек утны сүндергән 11 яшьлек үсмерне балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту полиция үзәгенә урнаштырганнар.
Миңа калса, дөрес бу. Кеше иленә килеп, аларның һәйкәлләрен бозарга, җимерергә яисә башка тәртипсезлек кылырга беркемнең хакы юк. Мәңгелек ут гади мемориал түгел. Ул азатлык, Ватан өчен көрәшеп башларын салган геройлар истәлегенә куелган мемориал. Аны мыскыл итәргә ярамый.
Чыганак: lenta.ru