Җинаять һәм җәза
11 декабрь 2023, 07:29

60 мең сумга сатып алган

Әмма ЮХХДИ хезмәткәрләреннән нәрсә дә булса яшерәм димә. 

Ксения Калинина  bashinform.ruКсения Калинина  bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина / bashinform.ru

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ  юл-патруль хезмәтенең махсус батальоны  хезмәткәрләре Мәскәү-Уфа юлының 1230нчы километрында “ВАЗ-2114” машинасын туктатканнар. Юл-патруль хезмәткәрләре, автомобиль руле артындагы 28 яшьлек ирнең (чыгышы белән Илеш районыннан) “права”сын тикшергәч,  водитель таныклыгының номеры буенча ЮХХДИ базасында Дагыстан республикасында яшәүче икенче гражданин чыгуына игътибар иткәннәр.

“Ирнең руль артына исерек килеш утырганы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителүе ачыкланган. Ир сүзләренчә, ялган “права”ны ул интернет аша 60 мең сумга сатып алган. Машина белән идарә итергә хокукы булмаган өчен иргә административ протокол төзелгән. Ялган документлар ачыклану очрагы буенча ирне җирле полиция бүлегенә  алып киткәннәр”, – диләр ведомствода.

Автомобильне махсус автостоянкага урнаштырганнар. Ялган “права”ны тартып алганнар. Ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә диләр, водительне әйтәм, 1,5 ел ярым көтсә, янә “права”сын алып, чиста намус белән арытаба машинасында рәхәтләнеп  йөрер иде. Хәзер исә  аңа җинаять эше яный. 

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас