Җинаять һәм җәза
10 декабрь 2023, 06:00

Кастет белән һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнар

Ә бит соңгы атналарда Уфа халкы куркуда яшәде.

Кастет белән һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнарКастет белән һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнар
Кастет белән һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнар

   Соңгы атналарда Уфа халкын куркытып, кешеләргә кастет белән һөҗүм итеп йөрүдә шикләнелгән ирне кулга алганнар – ул 1989 елгы, Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәгән. Ир-ат 81 яшьлек апага  үлемгә китерүче баш мие җәрәхәте салуда, шулай ук тагын да берничә кешегә төрле дәрәҗәдәге яралар салуда шикләнелә. Бу хакта БР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Аны Гагарин урамындагы фатирында Росгвардия ярдәме белән тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Ирнең, аз дигәндә дүрт җинаять кылуга катнашы бар, диләр. Явыз адәмнәрдән Ходай сакласын.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас