Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2023, 15:30

Хатынның башына сугып үтергән

Уфа урамында таныш булмаган ир яныгызга йөгереп килсә, игътибарлы булыгыз!

Хатынның башына сугып үтергәнХатынның башына сугып үтергән
Хатынның башына сугып үтергән

      Уфада ноябрь ахырында Бертуган Кадомцевлар урамында, 11/1 санлы йорт янында коточкыч хәл булган - билгесез кеше, йөзен медицина битлеге белән каплап, таныш булмаган хатын-кызга һөҗүм иткән.

    Нык кына җәрәхәтләнгән хатынны дәваханәгә  алып киткәннәр. Социаль челтәрләрдә таралган язмадан күренүенчә, хатын урамда тыныч кына басып торган.  Кинәт кенә янына бер ир йөгереп килә һәм башына сугып, кача...

   Алган яралары үлемечле булгандыр инде – хатынның  хастаханә караватында үлүе турында хәбәр ителә. Кызганычка каршы, аның үлемендә гаепле кеше әлегә кадәр табылмаган — ул иректә.

   Эчке эшләр министрлыгының Б ашкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полиция тикшерү өчен видеокүзәтү камераларыннан язмалар алган. Һөҗүм итүченең шәхесе ачыклана.

    Табарлармы аны? Югыйсә, урамнарда да, хәтта башкала транспортында шушы хәл турында куркынып сөйлиләр, чөнки бу хәл – ир һөҗим иткән икенче очрак, диләр.

Фото: ya.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас