Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2023, 07:02

Благовещенда депутатка карата җинаять эше кузгатканнар

Ул эшкә урнашканда түрәләрне алдаган. 

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча  идарәсе хезмәткәрләре Благовещен районы депутатлары Советы рәисенең  хокуксыз эшчәнлеген туктаткан. 1961 елгы  депутат ялган документ кулланган. 

Ведомствода хәбәр итүләренчә, 2023 елда Благовещен районының “Төзекләндерү идарәсе” оешмасына  эшкә урнашканда депутат Уфа вузын  инженер-механик белгечелеге белән тәмамлауны раслаган ялган диплом күрсәткән. Югары белем турындагы документ  муниципаль учреждение директоры урынбасары вазифасына билгеләнүнең төп шартларының берсе булган.

“Уфа фән һәм технологияләр университеты биргән  җавапка ярашлы, депутат анда укымаган һәм  учреждение ул  дипломны  аңа тапшырмаган. Моңа нигезләнеп, Русия Тикшерү комитетының  төбәктәге идарәсе депутатка карата “ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр ясау яки сату” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан”, – диләр БР буенча Федераль иминлек хезмәтендә.

Югары белем турындагы ялган дипломны тартып алганнар. Җинаятьчел эшчәнлекнең бар нечкәлекләрен ачыклау максатында тикшерү чаралары үткәрелә.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас