

Уфа шәһәренең 2нче санлы полиция бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 53 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын сөйләвенчә, аның белән эшендә профилактик чаралар үткәргәннәр һәм аферистларның схемаларыннан ул яхшы хәбәрдар булган. Әмма мошенниклар шалтыртакач, бу кисәтүләр әйтерсең дә онытылган.
“Хатынның аңы 27 ноябрьдә “томаланган”. Ул көнне тәүге тапкыр шалтыратканнар аңа. Мошенник үзен хатын эшләгән оешманың Мәскәүдәге җитәкчесе дип таныштырган. Билгесез адәм хатынны аның акчаларын урларга телиләр һәм тиздән ярдәм итәр өчен хокук саклау органнары белән банк хезмәткәрләре элемтәгә чыгачак, дип ышандыра. Алар көн саен төрле күрсәтмәләр биреп торган”, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Нәтиҗәдә хатын 4 (!) банкта кредит рәсмиләштергән, шул исәптә машинасын залогка куеп та. Танышларыннан бурычка алып торган. Барлык җыйган акчаларын уфалы ханым саклар өчен имеш тә хәвефсез исәпкә җибәрә барган. Банк хезмәткәрләре аңардан кредитларның максатын сорашкан, әмма ул һәр саен аларны алдаган. Шулай итеп, хатын мошенникларга 10 миллионнан артык акча күчергән һәм шуннан соң гына мошенниклар белән аралашканын аңлаган.
Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диләр ведомствода.
Бары тик бер кагыйдә: таныш булмаган номердан шалтыратсалар, трубканы алмаска.
Әгәр инде алдың икән, чит кеше булса, трубканы куярга – бусы икенче кагыйдә. Бу бит бик гади! Берсе дә бит “кредит ал” дип чигәгә корал терәми... Кешеләр кемнәрнеңдер сүзләрен тыңлап, үзләре кредит ала һәм үз куллары белән акчаларны күчерә. Бик, бик тә кызганыч. Әгәр инде имеш-мимешләр дөрес булып, мошенниклар талаган акчалар Украина фронтына китә икән, монысы икеләтә аяныч.
Чыганак: bashinform.ru