Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2023, 11:55

Каравылчыны тере килеш яндырырга маташканнар

Шаклар катарлык, гаепләрен дә танымаганнар.

Каравылчыны тере килеш яндырырга маташканнарКаравылчыны тере килеш яндырырга маташканнар
Каравылчыны тере килеш яндырырга маташканнар

Уфада клуб сакчысын тере килеш яндырырга тырышкан чит ил кешеләрен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Бу елның сентябрендә төнлә клубка килгән ике исерек ир һәм сакчы арасында низаг килеп чыккан. Сәбәбе -  сакчы аларны клубка кертүдән баш тарткан.

Үпкәләгән гаепләнүчеләр сак хезмәткәрен үтерергә карар иткәннәр. Заправкада дүрт литр бензин сатып алганнар һәм кире клубка киткәннәр. Сакчыга бензин сипкәннән соң, алар аны яндырырга тырышканнар, әмма тегесе качып өлгергән.

Бу эшләрдән соң җинаятьчеләр качканнар, әмма Уфадан чыгып китәргә тырышканда аэропортта полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотылганнар.

Гаепләнүчеләр гаепләрен танымаганнар. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас