Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2023, 10:35

Биатлон комплексы директоры 6 млн сумга алданган

Мошенниклар активлашканнан активлаша, җәмәгать.

Биатлон комплексы директоры 6 млн сумга алданганБиатлон комплексы директоры 6 млн сумга алданган
Биатлон комплексы директоры 6 млн сумга алданган

Уфада мошенниклар халыкның кесәләрен, кәшилүкләрен, банк карточкаларын бушатуны дәвам итә.

 Телефон аферистларының чираттагы корбаны – мәгълүматлар  буенча, Черниковка микрорайонында урнашкан биатлон комплексы директоры. Аны алты (!) миллион сумга алдаганнар.

 Мошенниклар гадәти схема буенча эш иткәннәр: имеш, аңа республиканың спорт министры исеменнән хәбәр килгән, аны Украинага “акчалар күчерү” җәһәтеннән тикшерәләр. Аннары директор белән ФСБ һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Аферистлар “синең счетыңны ватканнар, акчаларыңны коткарырга кирәк” дигәннәр. Нәтиҗәдә, ир җинаятьчеләр исәбенә үзенең барлык акча запасын да, кредит акчаларын да күчергән. Гомум зыян 6 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Хокук саклау органнарындагы чыганак бу вакыйганы раслап, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылуы турында әйтә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас