Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2023, 17:56

Ә бүреләр, бу кадәрле явыз түгелләр

Электричка вагонында бала табып, аны үтергән хатынга суд булды.

Ә бүреләр, бу кадәрле явыз түгелләрӘ бүреләр, бу кадәрле явыз түгелләр
Ә бүреләр, бу кадәрле явыз түгелләр

Соңгы арада яңалыкларны укыйм да, бу хатын-кызлар акылдан яза башлады ахры, дип уйлыйм. Чираттагы яңалык Мәскәү шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек кыз турында. Апрель аенда ул электричка вагонында бала таба һәм аңа 40 тапкыр пычак белән кадап, поездның чүп савытына ташлап калдыра.

Үтерелгән сабыйны 24 апрельда тапканнар.

Шушы көннәрдә Мәскәү шәһәрендә суд булган һәм кызыкайны 3 елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомум режимдагы колониягә җәза вакытын үткәрергә җибәргәннәр.

Яшь кенә хатында бу кадәр явызлык кайдан килгән дип хәйран каласың.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас