Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2023, 12:48

Ата-ана, балаларын утсыз өйдә калдырып, чит илгә киткән

Исең-акылың китәрлек бу дөньяга!..

Краснодар краенда ата-ана, балаларын ут булмаган өйдә калдырып, чит илгә киткән.

Балаларның караучысыз калуларын полицейскийлар күршеләреннән белгән. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар йортта дүрт балага тап булган, аларның иң зурысына – 15 яшь. Өй бүлмәләрендә ут юк, йорт мич ягып җылытыла. Балалар юына алмаган, ризык та җитәрлек күләмдә булмаган. 15 яшьлек үсмер, кече туганнарын карарга мәҗбүр булганлыктан, дәрескә йөрмәгән.  

Балаларның әнисенә шалтыраткан полицейскийлар аның ире һәм тагын бер баласы белән Абхазиягә китүен  ачыклаган. Гаилә яшәгән урыннан ул ким дигәндә 3,5 мең км ераклыкта урнашкан. Ата-ана  кайтканчы балаларны махсус учреждениегә урнаштырганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас