Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2023, 13:30

Арагызда акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр бармы?

Ә бит күп уйлап тормаган, саткан да җибәргән...

Арагызда акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр бармы?Арагызда акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр бармы?
Арагызда акча эшләүнең җиңел юлын эзләүчеләр бармы?

Учалы районында кайчандыр кәрәзле элемтә салонында эшләп киткән хезмәткәргә коммерция сере булып саналган мәгълүматларны кулланган өчен хөкем карары чыгарылган. Бу хакта БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Ирнең  салонда эшләгән вакытта кәрәзле элемтә операторы абонентларының мәгълүмат базасына керү мөмкинлеге булган. Ул тугыз кеше мәгълүматларының күчермәсен алган һәм аларны мессенджерда билгесез кешегә саткан.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган. Ир үз гаебен таныган.

Суд аңа 130 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Шулай ук мондый эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм иткән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас