

Чит кеше кылган җинаять өчен 13 ел гомерен төрмәдә үткәргән Фәткулла Исхаков 31 миллион сум әхлакый зыян хакы сораган иде. Финанс министрлыгы бу сумманы Югары судта инкарь итәчәген хәбәр иткән.
Югары суд Русия Финанс министрлыгы биргән апелляция шикаятен 20 декабрьдә караячак. Моңа кадәр Уфа шәһәренең Ленин район суды Фаткулла Исхаковка 31 миллион сум әхлакый зыян түләү турында карар кабул иткән иде. Финанс министрлыгы бу сумманы артык күп дип саный.
80 яшьлек Фәткулла Исхаков үзе төрмәдә үткән яшьлеге өчен бу сумманы бер дә күп һәм артык дип санамый. Ул, киресенчә, киметтеләр дип саный.
Хәтерегезгә төшерәбез, Фәткулла Исхаков инде 4 ел суд юлларын тапый. Аны 22 яшендә, 1959 елда, кеше үтерергә маташкан өчен төрмәгә озаталар. Чын җинаятьчене 54 ел үткәч табалар: ул үзе барып хокук саклау органнарына гариза яза. Әмма вакыты үтү сәбәпле, аны хөкем итмиләр, өенә кайтарып җибәрәләр.
Хәзерге заман булса, андый җинаять өчен күп дигәндә шартлы рәвештә хөкем итәрләр иде: утырмыйча гына калдыра алырлар иде. Ә ул вакытта 13 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул үзенең төрмәдә үткәргән һәр көнен, сәгатен, минутын хәтерли. “Мин тәмугъта булдым”, - ди ул... Ә бит төрмәгә утырганда ул өйләнгән, гаиләле була, баласы да туган була. Хатыны аны төрмәдлән көтеп алалмый: авырып, дөнья куя...
Чыганак: 360tv.ru