Җинаять һәм җәза
28 ноябрь 2023, 05:36

"Танклар" уенында җиңелгәч, баланы кыйнаган

Шул компьютер уеннарын уйнап, зомбига әйләнеп бетәләр инде...

Әстерхан өлкәсендә  яшәүче егет сөйгәненең улын  World of Tanks Blitz компьютер уенында җиңелгәне өчен тукмаган.

Телеграм-каналларда язуларынча, Искряное авылында яшәүче  20 яшьлек Макс Перец  (ир үзен интернетта шулай атаган) сөйгәне эштә чакта аның баласын карашкан. Егет компьютерда  “Танки” уенында атышкан, янәшәдә өч яшьлек малай машиналары белән уйнаган. Һәм “сугышта җиңелгәч”,   нәфрәтләнгән үги ата,  машинаны эләктереп, бар көченә  баланың эченә уенчык белән суккан.  Шулкадәр көчле сугудан бала егылган, аның корсак куышлыгы эчендә кан киткән.

Баланы ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киткәннәр. Аңа тиз арада операция ясаганнар. Эчнең тупас җәрәхәтеннән башка табиблар  баланың баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән дип тә  шикләнәләр. Әлегә медиклар бернинди фаразлар да ясамый. Баланың хәле авыр дип бәяләнә. Тикшерү алды эше башланган.

Моңа кадәр гаиләдә проблемалар булмаган. Әйткәндәй, бу хәлдән соң “Перец” качкан. Малайның әнисе  сөяркәсенә полициягә гариза язган. Игроманны тоткарлау мәсьәләсе хәл ителә.

Җәзалар кодексының 112нче (“Балага аңлы рәвештә уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре салу”) маддәсенә ярашлы, “Перец”ка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янарга мөмкин.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас