

Уфада бер төзелеш компаниясе директорының хатыны машинасыннан 9 миллион сумга якын акча урлаганнар.
Артем Чикотин исемле эшкуарның хатыны "Стройимперия" оешмасы белән җитәкчелек итә икән. Шушы көннәрдә ире төзелеш кранын сатып алу өчен банктан акчасын "салдырып" алган. Әмма "товар"ын алырга тиз генә бармаган, икенче йомыш белән Затондагы Рима Баталова исемендәге спорт үзәгенә кереп чыккан.
Акчасын машинада сумкасында калдырган булган. Артем чыкканчы, кемдер аның "Фольксваген Мультиван" машинасының тәрәзәсен ватып, миллионнарын урлаган. Каракны хәзер полиция эзли.
РS: Бу хәбәрне укыгач, сез дә "миндә ул кадәр акча булса, машинада калдырмас идем" дип уйлап куйдыгызмы?
Чыганак: "mash batash" каналы.