Җинаять һәм җәза
28 ноябрь 2023, 10:21

Көпә-көндез сугып еккан

Уфада куркыныч җинаятьче йөри: урамда кешеләрнең башларына сугып китә.

Көпә-көндез сугып екканКөпә-көндез сугып еккан
Көпә-көндез сугып еккан

Уфада Кадомцевлар урамының 11/1 санлы йорты янында бер явыз кеше, йөзен медицина битлеге белән каплап, хатын-кызга ташланган. Зыян күрүчене тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Социаль челтәрләрдә басылган язмадан күренгәнчә, хатын урамда тыныч кына басып торган, беркемгә дә тимәгән, дәшмәгән. Шул вакыт кинәт кенә бер ир-ат килеп чыкканда, йөгереп килеп башына сугып качкан. Хатын җиргә ауган.

Социаль челтәрләрдә бу хәл турында халык фикерләрен язып калдырган. "Ул кеше, мөгаен, хатыннын башына берәр әйбер белән суккандыр. Чөнки уң як битен теккәннәр, яңак сөяге дә сынган.. Сак булыгыз, полициядә бу инде икенче шундый очрак дип әйттеләр. Бәлки җинаятьче шулай кешеләрне "аулыйдыр". Әгәр кемдер бу җинаятьчене таныса, зинһар, полициягә 102 номеры буенча хәбәр итегез», — дип язган телеграм-каналда аноним.

Полиция исә, болай ди:

"Полициягә Кадомцевлар урамындагы торак йорт янында билгесез ир-атның хатын-кызга һөҗүм итүе һәм тән җәрәхәтләре алуы турында хәбәр килде. Зыян күрүчене шәһәр хастаханәләренең берсенә алып киттеләр. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара. Полиция моның өчен видеокүзәтү камераларыннан видеоларны карый, тикшерә. Шулай ук, һөҗүм итүченең шәхесен ачыклау өчен оператив-эзләү чаралары үткәрелә".

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас