

Күмертау районнар ара суды Куергазы районында яшәүчегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул ришвәт бирүдә гаепле дип табылган. БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның октябрендә ЮХХДИ хезмәткәре Лада-210740 маркалы автомобильне туктаткан. Закон нигезендә билгеләнгән җаваплылыкка тартылудан качарга теләп, ир-ат хезмәт автомобилендә инспектор курткасының кесәсенә 30 мең сум акча тыккан.
Полиция хезмәткәре ришвәт алудан баш тарткан һәм бу факт турында җитәкчелеккә хәбәр иткән. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү һәм ике елга сынау срогы белән 90 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.