

Нефтекамада яшәүче 40 яшьлек ир, полициягә килеп, хатынын үтергәнче тукмавы хакында сөйләгән. Ир сүзләренә караганда, 18 ноябрь көнне алар бик каты талашкан. Хатынының салгалавын ошатмаган ирнең җене котырган, ул аны йодрыклап кыйнаган. Моннан соң ул, әйберләрен җыеп, Белоретта яшәүче әти-әнисенә кайтып киткән. Берничә көннән кайтса, хатынының гәүдәсе ул кайтып киткәндәгечә шул ук урында ята бирә. Ир, хокук саклау органнарыннан качып йөрмәгән, шул ук көнне полициядә бүлегенә килеп, барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Судка кадәр аны кулга алганнар. Тикшерү бара.
Чыганак: bashinform.ru