

Пластик хирург Александр Вдовин Мәскәүнең Lamborghini рестораныннан 1 миллион сумлык француз бокалларын урлаган. Вдовинга полициягә гариза язганнар.
Телеграм-каналларда язуларынча, шушы көннәрдә башкаланың Большая Полянка бистәсендәге затлы Lamborghini ресторанында “Топ-50 иң яхшы персона” чарасы узган. Номинантлар һәм чакырылган кунаклар арасында пластик хирург Александр Вдовин да булган. Бәйрәмгә ул узенең командасы белән килгән, премия алган. Ә банкет вакытында Вдовин һәм аның коллегалары сак кына француз бәллүреннән ясалган фужерларны пакетларына салып куйганнар. Ресторан хезмәткәрләре караклыкны күргән һәм бокалларны кайтаруны үтенгән, әмма Вдовин бу сүзләрне кире каккан һәм күп тә үтми рестораннан кайтып киткән.
Ресторан бер миллион сум зыян күргән. Ресторан хуҗаларының берсе Аршак Григорян сүзләренчә, Вдовинның бу кылыгы оятсызлык һәм хурлык, ә пациентларга андый карак хирургка гомерләрен ышандыру хәтта куркыныч та.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.