

Дагыстан Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары полицейскийны кыйнау очрагын тикшерә башлаган.
22 ноябрь кичендә Әстерхан – Махачкала трассасындагы полиция посты янында 29 һәм 37 яшьлек ир-атлар арасында талаш чыкан, ахырда алар сугышып киткән. Полицейскийлар йодрык уйнатуны туктатуны таләп итүгә карамастан, ирләр сугышуларын дәвам иткән. Полицейскийлар аларны аерырга тырышкан, әмма дебоширларның берсе каршылык күрсәткән һәм хокук саклау органы хезмәткәренең аягын сындырган.
Һөҗүм итүчене тоткарлап, полиция бүлегенә озатканнар. Полицейский – дәваханәдә. Җыйган тикшерү материаллары тиешле инстанцияләргә юнәлтелгән.
Чыганак: lenta.ru