Җинаять һәм җәза
23 ноябрь 2023, 12:22

Әнисен каеш белән батареяга эләктереп киткән

Бичара хатын кызыннан мондыйны көтмәгәндер дә бит...

Подмосковьеның Королев шәһәрендә бер хатын, әнисен каеш белән батареяга эләктереп, өйдә ялгызы калдырып чыгып киткән.

Хатын 78 яшьлек әнисе белән икәү яшәгәннәр. Пенсионер  хатын үзаллы юньле-рәтле  хәрәкәтләнеп йөри алмаган, булышучы кеше булмаганда ул еш егылган. Вак-төяк эшләре килеп чыккач, хатын әнисен каеш белән җылыту батареясына эләктереп киткән. Хатын сүзләренчә, моны ул әнисе ялгызы чакта фатирда егылып ятмасын өчен эшләгән. Тик хатынның эшләре тиз генә бетмәгән, ул көн буе өйдә тормаган.

Кичен кайтса, әнисе инде үлгән булган. Мәрхүмәнең кызы ашыгыч ярдәм чакырткан,  һәм куркышыннан булса кирәк, качкан. Табиблар, әлбәттә, бу очракта берни эшли алмаган, чөнки пенсионер хатын алар килгәнче үк бакыйлыкка күчкән булган. Полиция мәрхүмәнең кызын эзли. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас