

Уфаның Калинин район суды ике кызга карата “уен җиһазлары, интернет челтәрен кулланып, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү” маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем чыгарды.
Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кызлар, законсыз рәвештә комарлы уеннар үткәрелә торган компьютер клубларында эшләү тәҗрибәсе булганга, үзләренең клубын ачарга карар иткәннәр. 2022 елның мартында алар Черниковка микрорайонында фатир арендалыйлар, программа белән тәэмин ителгән компьютерлар сатып алалар һәм, уен клубларына даими йөрүчеләрне чакырып, комарлы уеннарны үзләре үткәрәләр. Конспирация максатларында фатирга керүне чикләгәннәр, клиентларны алдан шалтыратканнан соң гына керткәннәр.
Аларның законсыз эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан. Гаепләнүчеләр гаепләрен таныган. Суд кызларның һәркайсына шартлы рәвештә 1 ел төрмә җәзасы билгели, шул ук вакытка сынау срогы бирелә. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән», — дип хәбәр итәләр күзәтчелек ведомствосында.