

Уфаның Калинин районы прокуратурасы уфалы ир-егеткә карата “Алып качу” маддәсе буенча гаепләү актын раслады. Нишләгән инде бу ир, диярсез. Шаклар катарлык – автомойкада эшләүче бу кеше клиентның машинасын алып качкан. Алай гына түгел, салмыш баштан клиент машинасында авария ясаган.
Эш болай булган - 2023 елның сентябрендә иномарка хуҗасы Hyundai i30 маркалы машинасын автомобильләр юа торган урында – автомойкада калдырган. Комплекс хезмәткәре, исерек хәлдә, машина ачкычын алып, шәһәр буйлап йөрергә чыгып киткән... Юлда ул идарә итүне югалткан һәм ике автомобильнең бәрелешүенә юл куйган.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле булуын таныган. Машинаны хуҗасына кайтарып биргән. Ләкин ул машина ни хәлдәдер – бу хакта хәбәр ителми. Җинаять эше судка җибәрелгән.