

Санкт-Петербургның Выборг районында үсмерләр 13 яшьлек малайны бәдрәф кабинкасында чагында видеога төшереп, видеоязманы мәктәп чатына салганнар.
Видео төшерүче 16 яшьлек үсмер сүзләренчә, ул бәдрәфтән озак вакыт чыкмаган малайның хәле әйбәтме икәнен белер өчен аны төшергән. Ә менә видеоязманың мәктәп чатына ничек эләгүен, ул, имеш, белми. Үсмер видеоны ике танышыма гына җибәрдем дип ышандыра.
Видеога эләккән малайның әтисе исә полициягә мөрәҗәгать иткән. 16 яшьлек үсмергә карата балигъ булмаганнар белән порнография тарату һәм шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозган өчен җинаять эшләре кузгатылган.
Бик әйбәт. Бала-чагага теләсә кайда видео төшереп йөрмәскә әйбәт булыр. Инде бәдрәфтә дә төшерәләр, оятсызлар!
Чыганак: lenta.ru