

Караклар йоклап ятмый, җәмәгать. Шушы көннәрдә Уфада сәүдә-күңел ачу үзәге территориясендәге парковкага куелган машинадан 1,5 миллион сум акчаны чәлдергәннәр. Бу хакта башкала полициясенең 9нчы санлы бүлегенә 39 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.
“Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язуларын карыйлар, каракларның эзенә төшү өчен чаралар күрелә. Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган “, - диләр Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Караклар барлык чорда да булган, кызганычка каршы, киләчәктә дә булырлыр инде. Тик менә машинасында миллион сумнар йөрткән, аны салонда калдырган автомобиль хуҗасы нәрсә турында уйлады икән?