Җинаять һәм җәза
22 ноябрь 2023, 07:25

Хатынын үтергән ир аны исән дип уйлый

Бу хәл быел җәй Учалы районында теркәлгән. 

Ксения Калинина  bashinform.ruКсения Калинина  bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина / bashinform.ru

Учалы районара суды Комсомольск авылында яшәүче 71 яшьлек иргә карата кузгатылган җинаять эшен карады. Пенсионер “үтерү” маддәсе буенча гаепләнә. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл быел июнь аенда булган. Ирле-хатынлы өйдә булганнар. Кайсыдыр бер мизгелдә ирнең “түбәсе киткән”: ул,  кулына пычак үткерләгеч алып,  аны корал рәвешендә кулланып,шулай ук кул-аяклары белән хатынын кыйнаган. Бичара хатын шунда ук җан биргән. Суд утырышында ир гаебен танымаган, ул хатыным исән, дигән.

Суд-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсен исәпкә алып, суд гаепләнүчегә мәҗбүри дәвалану чарасын билгеләгән. Хөкем карары үз көченә кергән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас