

Калтасы районында полицейскийлар киндераш үстергән ике ир-атны тоткарлаган. Эчке эшләр министрлыгының БР буенча наркотикларның законлы әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хәбәр итүенчә, агай-эне торак йортта киндераш үстереп яткан. Туганнарның олкәне йорттагы бер бүлмәне бу эш өчен махсус җиһазландырган, ә кечесе гаражда үстергән.
“Полиция хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдә “өлгергән” дүрт үсемлекне, шулай ук 4 килограммнан артык авырлыктагы әзер продукция партиясен тапкан һәм тартып алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек эшсез ир-ат марихуана кулланган, ә соңыннан үз йортында киндераш үстерергә карар иткән. Моның өчен ул махсус лампалар һәм культуралаштыру өчен кирәкле җиһазлар белән аерым бүлмә-теплица корган. Олы абыйсы энесе өчен һәрвакыт үрнәк булган, шуңа 38 яшьлек ир абыйсыннан калышмаган – ул да киндераш үстергән. Оперативниклар ачыклаганча, шикләнелгән ир эштән буш вакытта үз гаражында марихуана үстерә торган парник оештырган“, — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Сорау алган вакытта тоткарланган агай-эне тыелган үсемлекне шәхси кулланылыш өчен генә үстердек, дип ышандырган. Әмма туганнар наркотикларны тараткан дигән шик тә бар.
Агай-эне гаебен таныган. Тоткарланучыларга карата составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз культуралаштырганнары өчен җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru