

Подмосковьеның Красногорск шәһәрендә бомж булып кыланган карак ике ай эчендә бер үк фатирны талаган. Беренче тапкыр ул 50 сум акча алып чыккан һәм суыткычтагы штрудельне ашап чыккан.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, беркайда да эшләмәүче ир, полициягә килеп, бер үк фатирны ике тапкыр талавы хакында сөйләгән. 52 яшьлек ир үзенчә хәйләкәр эш иткән: сентябрь башында күп катлы йорт тирәсендә аның кемлеген белмәсеннәр өчен шешәләр җыеп йөргән булып кыланган. Шул вакытта икенче каттагы бер фатирда ут янмавын күргән. Ул кесәсеннән напильник алып, балкон ишеген кисеп ачкан да фатирга кергән. Аннан ул бизәнгечләр, 50 сум акча алып чыккан. Ә чыгар алдыннан суыткычтагы бик тәмле штрудельдән авыз иткән.
Күрәсең, пирог тәме каракның күңеленә шулкадәр үтеп кергән, ике айдан соң ул шул ук фатирны шул ук сценарий буенча талаган. Тик бу юлы ул 150 мең сумны кесәсенә шудырган. Таланган акча һәм бизәнгечләрне, үзе сөйләвенчә, ир, шәһәрнең төрле районнарында закладкалар ясап, яшергән. Соңыннан акча һәм бизәнгечләрне кирәккән саен кулланган. Алтын һәм алмаз бизәнгечләрне ломбардка тапшырып, 176 мең сум акча юнәткән. Акчага ризык һәм хәмер сатып алган.
Полиция караклыгы хакында үкенеп сөйләгән ирне тоткарлаган. Менә бит, бик намуслы карак булып чыккан. Вөҗдан газаплары тынгы бирмәгән, күрәсең...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.