Җинаять һәм җәза
17 ноябрь 2023, 05:27

Меңнән артык лотерея урлаган

Ничә сум акча откан?

Меңнән артык лотерея урлаганМеңнән артык лотерея урлаган
Меңнән артык лотерея урлаган

Бер ир меңнән артык лотерея урлаган, әмма бер тиен дә акча отмаган. Шуның өстәвенә полициягә эләккән.

Ставрополь краенда бер иргә карата лотерея билетлары урлау факты буенча җинаять эше ачканнар. Пятигорск шәһәрендә яшәүче ир төнлә сәүдә ноктасына үтеп керә һәм 1600 данә лотерея билеты урлый. Берничә билетның өстендәге саклап торучы катламын сөртергә өлгерә. Калганнарын полиция хезмәткәрләре тартып алып, кире кибеткә кайтарганнар. “Зыян күләме 140 мең сум тәшкил итә”, - дигәннәр полициядә.

Чыганак: gazeta.ru

stylishbag.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас