

Шушы көннәрдә Уфа аэропортында полициянең линия бүлегенең дежур частена башкала авиаузелы бинасында урнашкан кибет витринасыннан сувенир продукциясе урлануы турында хәбәр килгән.
Транспорт полициясе хезмәткәрләре Краснодар краенда яшәүче 46 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул, беренче санлы терминалның 1нче катында булганда, сатучы юк чакта ачык витрина стеллажыннан гомум бәясе 30 688 сумлык сувенир продукциясен чәлдергән. Җинаятьче 8 сувенир көзге, 23 “Башкортостан” дип язылган брелок, өч сувенир тәлинкә һәм кашык, 22 меңлек “Салават” милли төлке бүреген урлаган. Полицейскийлар урланган товарны тартып алган.
Иргә карата “караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа чикләү чарасы итеп явка турында йөкләмә билгеләнгән. Бу маддә санкцияләрендә каралган максималь җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү”, – дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линия идарәсе матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru