

Хабаровскида хәрби частька ут төртергә җыенган 15 яшьлек малайны тоткарлганнар. Тугызынчы сыйныфта укучы үсмер үзенә ярдәмчеләрне социаль челтәрләр аша вербовкалаган.
Көз башыннан алып үсмер төп дәүләт имтиханына әзерләнер урынга террорчылык актына әзерләнеп яткан. Ул интернеттан Молотов коктейльләре ясау буенча инструкцияләрне өйрәнгән һәм үзе белән җинаятькә барырдай кешеләр эзләгән. Әмма берни эшләп өлгермәгән. Укучының планнарын кинәт килеп кергән көч структуралары хезмәткәрләре өзгән.
Әлеге вакытта 9 сыйныф укучысы изоляторда. Аңа карата террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан террорчылыкка әзерләнү һәм укулар узган өчен җинаять эше кузгатылган. Үсмернең кураторлары булу ихтималлыгы тикшерелә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.