

Тәтешле районының Аксәет авылында үтерү теркәлгән, бу хакта Mash-Batash Телеграм-каналы хәбәр итә.
63 яшьлек ир элекке хатынын каз йолкырга чакырган. Быел сентябрьдә аерылышсалар да, ир белән хатын үзара аралашып торганнар.
Каз йолкыганда ир, хатынны көнләп, тавыш куптарган. Талашып кына калмаган, ул утлы коралга үрелгән һәм хатынны атып үтергән. Аннары ул махсус хезмәтләргә шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырткан һәм үз-үзенә кул салган.
Вакыйга урынына килгән медиклар 63 яшьлек ир белән 53 яшьлек хатынның үлемен раслаган.
Вакыйганы полицейскийлар тикшерә.
Чыганак: bashinform.ru