

Ульяновскида поезд машинисты Император күпере янында ут төртүчене куркыткан. Бер адәмнең тимер юлы корылмаларына канистрадан бензин коеп торуын күргән ул.
Куркак адәмне якшәмбе көнне кич Идел аша күпер янында ике реле шкафына ут төртергә маташканда күргәннәр. Ир ягулык коя гына башлаган, бу вакытта янәшәдә генә йөк поезды үтеп киткән. Аны күрүләрен аңлаган ир шунда ук канистра белән шырпы кабын ташлап качкан. Ут төртеп тормаган. Аны видеокамералар аша эзләгәннәр.
Тик... куркак ир бишенче сыйныф укучысы булып чыккан. Ул гаиләңне үтерәбез дип янаган Украина кураторлары тозагына эләккән.
SHOT Telegram-каналы язуынча, Ульяновскида яшәүче 12 яшьлек малай бу адымга аны Украина махсус хезмәтләре этәрүен сөйләгән. Ул Telegram аша реле шкафына ут төртү биреме алган. Малай сүзләренчә, билгесез кешеләр, әгәр ул инструкцияне үтәмәсә, аның гаилә әгъзаларын үтерергә янаганнар. Малай бернинди исәптә дә тормый, әйбәт укый, гаиләсе уңай дип бәяләнә.
"Мөлкәтне аңлы рәвештә юк итү яки зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Харап инде, балалардан гаджетларны тартып алып булмый, әлбәттә, әмма кемнәр белән ничек аралашырга, кемнәрнең шалтыратуларына җавап бирергә, ә кайсы очракта трубканы бөтенләй алмаска икәне хакында көн саен кисәтеп торырга кирәк, ахры...
Шул исәптә таныш түгел кешеләр белән социаль челтәрләрдә аралашу да юньлегә китермәячәген искәртү зыян итмәс.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.