Җинаять һәм җәза
15 ноябрь 2023, 07:16

93 яшьлек әбинең башын "әйләндергән"

Шундый оятсыз кешеләр бар...

93 яшьлек әбинең башын "әйләндергә"93 яшьлек әбинең башын "әйләндергә"
93 яшьлек әбинең башын "әйләндергә"

Уфада яшәүче 93 яшьлек ханым, фатирымны тартып алдылар дип, Орджоникидзе районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.  Ул, документларга кул куйганда, укып тормаган -Уфаның Октябрь проспектында урнашкан бер бүлмәле фатирын законлы рәвештә чит хатынга бүләк иткән.

Ә теге аферист хатын, әбинең олы яшьтә булуыннан: зиһене “картларча” һәм күзәре алама күрүеннән файдаланып,  документларга кул куйдырткан.  Ул балигъ булмаган улына әбинең фатирын бүләк итү турында килешү төзегән һәм соңыннан  Росреестрда теркәгән.

"Өлкән яшьтәге хатын-кызның хокуклары бозылуын яклау өчен район прокуратурасы судка бүләк итү килешүен гамәлдән чыгару турында гариза бирде. Суд прокуратураның дәлилләрен нигезле дип таныды һәм аны тулысынча канәгатьләндерде. Бу факт буенча полиция бүлеге РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча прокурор тикшерүе материаллары буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерә,” — дигәннәр БР прокуратурасында.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас