

Красноярскида полиция бүлегендә кунып чыгарга теләгән ир дәваханә һәм кибеткә бомба куюы турында хәбәр иткән.
Хәл болай булган. Сөяркәсе белән табын артында кәеф-сафа корып утырган ир аның белән сүзгә килгән. Хатын аны куып чыгарган. Ирнең үзе белән акчасы булмаган, җитмәсә салкыннар торган, шунда аның башына полиция бүлегендә кунып чыгу идеясе килгән.
112 номерын җыеп, ир операторга үзенең исем-шәрифләрен, адресын һәм кибет белән дәваханәгә бомба куюын хәбәр итә. Оперативниклар һәм кинологлар дәваханәне тикшереп чыга, әмма шартлаткыч матдә тапмый, ә ир әйткән урамда гомумән бер кибет тә булмаган.
Бу кылыгы өчен иргә биш елга кадәр төрмә яный. “Без аның белән сөйләштек, әгәр салкын төндә кунар урынсыз калу кебек катлаулы хәл килеп туган икән, полициягә шалтыратып, барыр урыным юк, мин ирексездән җинаять кылмасын өчен, зинһар ярдәм итегез әле, дияргә кирәк. Хокук саклау органнары андый очракларда һәрчак ярдәмгә килә, гражданнарга кунар урын таба”, – диләр Красноярск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсендә.
Эх, иркәй үзенчә откыр булган да бит, тик менә алай шаярырга ярамый шул. Кунар урын булмаганга гына күпме кешене аякка бастырып, коткыга салу яхшы түгел.
Чыганак: lenta.ru