

Екатеринбургта үсмер сөйгән кызын суеп үтергән. Соңыннан кызның әнисе кайтканны көтеп, аны да үтергән. Вакыйга шәһәрнең Тимер юл районында теркәлгән.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, кичә кич 149нчы санлы мәктәптә укучы 16 яшьлек малай дуслашып йөргән кызына кунакка килгән.
Яшьләр талашып киткән. Егет пычакка үрелгән һәм 8 сыйныфта укучы кызга ташланган. Ул аңа бар көченнән өч тапкыр суккан – муенына һәм аркасына. Мескен кыз күп кан югалтудан үлгән. Моннан соң үтерүче корбанының 62 яшьлек әнисенең эштән кайтуын каравыллап торган, ул кайткач, аны да чәнчеп үтергән.
Мәрхүмә хатын кызын ялгызы тәрбияләгән. Шуңа да үсмер башка берсен дә көтеп тормаган, үтергән хатынның банк картасын алган да, фатирны бикләп, чыгып киткән. Шул көнне ул дусты белән очрашып, аның белән урамда йөргән. Урланган банк картасыннан 20 мең акча салдырып алган һәм дусты белән аралашканда барын да сөйләп биргән. Үсмернең дусты шок хәлендә булган, әмма дустын сатмаячагын белдергән. Дөрес, ул соңрак үсмернең өлкән абыйсына шалтыратып, аның кече энесе хәзер үтерүче икәнен сөйләп биргән. Үсмернең өлкән абыйсы исә полициягә хәбәр иткән.
Үсмер, гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Аның белән тикшерүчеләр аралаша. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә сөйләвенчә, үсмер сөйгәнен өлкән абыйсына көнләшеп үтергән. Социаль челтәрләрдә укучы малай үзен “краш” (җавапсыз мәхәббәт корбаны) дип атаган, үсмергә сөйгән кызының аның абыйсына күз салуы ошамаган. Үсмер сөйгән кызы аңа 26 яшьлек абыйсы белән хыянәт итә, дип шикләнгән. Ике кеше үтергәне өчен укучыга 10елдан алып ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Коточкыч. Акыл-зиһене булган кеше мондый вәхши адымга барамы ул? Аллаһ сакласын. Балаларыбыз иманлы, тәүфыйклы булып үссеннәр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.