

Уфада яшәүче хатын 2018 елда сөяркәсен үтерүдә гаепләнә. БР буенча Тикшерү комитетының идарәсендә 6 ноябрьдә Орджоникидзе районы буенча тикшерү бүлегенә бер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул 2018 елда апасы үзенең сөяркәсен үтерүе хакында хәбәр иткән.
Тикшерүчеләр бу мәгълүматны тикшергән һәм чыннан да ул ир хакында 2018 елдан бирле бер хәбәр-хәтер булмавын ачыклаган. Әмма аның туган-тумачасы белән якын элемтәдә булмавы сәбәпле, аның югалуын беркем дә криминал белән бәйле дип күз алдына китермәгән.
“Тикшерүчеләр һәм криминалистлар оперативниклар белән берлектә 5 ел элек кылынган җинаятьнең шаһитларын ачыклаган. Алар арасында гаепләнүче хатынның элекке ире дә бар, ул аңа мәетне яшерергә булышкан. Хатынның элекке ире күрсәтмәләре буенча “Локомотив” бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел мәрхүмнең сөякләре табылган. Мәетнең калдыклары буенча шәхесен ачыклар өчен тикшерүләр үткәргәннәр”, – диләр Тикшерү комитетында.
2018 елның июнь аенда “Локомотив” бакчачылык ширкәтендә 38 яшьлек шикләнелүче хатын белән аның 38 яшьлек сөяркәсе арасында җәнҗал купкан. Котырынган хатын ирнең башына берничә мәртәбә бита белән суккан. Ул шунда ук үлгән. Тавышка хатынның элекке ире килгән, ул күршедә генә яшәгән. Ул һәм шикләнелүче хатынның туган тиешле абыйсы мәетне яшерергә ярдәм иткән. Ирләр, мәетне якындагы урманга алып чыгып, ботаклар һәм иске келәм белән каплап киткән.
“Үтерү, ягъни башка кешене аңлы рәвештә үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчене сак астына алганнар”, – диләр Русия Тикшерү комитетының Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы буенча тикшерү бүлегендә.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә диюләре хак инде.
Чыганак: bashinform.ru