

Салехардта билгесез адәмнәр, бер кыз балага шалтыратып, әти-әниең юл һәлакәтенә эләкте, дип хәбәр иткән. Соңрак ачыклауларынча, баланың телефонына Украина номерыннан шалтыратканнар. Җинаятьчеләр кызга әниеңнәр авариягә эләкте, тиз арада акча кирәк, дигән. Бала шалтыратучылар кушуы буенча фатирда акча эзләгән, әмма тапмаган. Аннары аңа телефонын ташлап калдырып, подъезд төбендә көтеп торган таксига утырырга боерганнар.
Baza Тelegram-каналы язуынча, шәхесләре билгесез адәмнәр баланы яшәгән урыныннан 50 км ераклыктагы Аксарка поселогына алып китәргә ниятләгән. Бала таксида китеп барганда аның әнисенә кызын урлаулары хакында хәбәр иткәннәр. Ана кеше исә кызына шалтыратып-шалтыратып та элемтәгә чыга алмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Полицейскийлар, күзәтү камералары аша такси номерын ачыклап, аның водителе белән элемтәгә кергән. Такси водителе исә Аксаркада бала белән машина салонында утыруын, кызны таныш түгел җирдә ялгызы төшереп калдырырга кыймавын сөйләгән.
Харап инде, кешене коткыга салыр өчен мошенниклар нинди генә схемалар уйлап тапмый. Балаларга, бәлки, таныш түгел номерлардан шалтыратсалар, трубканы алмаска, дип тә өйрәтергә кирәктер. Хәер, бала – бала инде ул. Бүген ул әти-әни сүзен тыңларга да мөмкин, ә иртәгә – онытып куярга...
Чыганак: lenta.ru