Җинаять һәм җәза
12 ноябрь 2023, 05:04

Уфага эшкә килгән ятим кызны ике атна фатирында кыйнап тоткан (Видео)

Егетләр белән танышканда сак булыгыз, кызлар! 

Уфага эшкә килгән ятим кызны ике атна фатирында кыйнап тоткан (Видео)Уфага эшкә килгән ятим кызны ике атна фатирында кыйнап тоткан (Видео)
Уфага эшкә килгән ятим кызны ике атна фатирында кыйнап тоткан (Видео)

Элек күп тапкырлар хөкем ителгән 24 яшьлек Артур Хөснуллин сөйгәнен фатирында ике атна кыйнап тоткан.

Вәхшиләрчә коточкыч бу хәл болай башланган: 21 яшьлек Азалия Шаһиева Уфага эшкә килгәч, Артур белән танышкан һәм яшьләр очраша башлаган. Ләкин күп тә үтми, кыз аерылышырга тәкъдим иткән, чөнки аның "үз кешесе" булмавын аңлаган.

Хөснуллинга бу ошамаган, кыздан ничек тә үч алырга теләгән. Шул максат белән бер "яхшы" схема уйлап тапкан: дуслары белән күңел ачарга җыелганда фатирына Азалияне дә чакырган. Кыз ризалашкан, килгән. Чөнки анда уртак танышлары да булган.

Яшьләр таралышкач, Артур кызны бик нык кыйнаган һәм аңа: "Я минеке буласың, я беркемгә дә эләкмисең", - дигән һәм өеннән чыгармаган. Азалия әсирлектә ике атна үткәргән.

Егет аны һәр көнне кыйнаган, интектергән. Күршеләре кычкырган, елаган тавышларны ишетеп, полиция чакыртканнар, ләкин аларга егет ишекне ачмаган. Кыздан "бар да яхшы, бер проблема да юк" дип әйттерткән.

Бу хәл тагын күпме дәвам итәр иде икән һәм ул ничек тәмамланыр иде? Бер көнне, уйламаганда, егетнең әнисе килгән һәм кызны бу вәхшилектән коткарган.

Хатын улының хәлен белергә килгәч, бу коточкыч хәлне күргән дә, шунда ук үзе полиция чакырткан. Улы шул минутларда ук фатирдан чыгып качкан.

Бөтен тәне кара янган һәм имгәнгән Азалияне хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның умыртка баганасы чатнавын әйткәннәр.

Кызны ике атна эчендә бер кеше дә эзләмәгән, чөнки ул ятим, якын туганнары да юк. Телефонын беренче көнне ук теге егет ватып ташлаган.

Чыганак: "SHOT" каналы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас