Җинаять һәм җәза
10 ноябрь 2023, 08:55

Туганнарына 1,4 миллион сум түләячәкләр

Авариядә һәлак булган ханымның туганнары компенсация юллый.

Туганнарына 1,4 миллион сум түләячәкләрТуганнарына 1,4 миллион сум түләячәкләр
Туганнарына 1,4 миллион сум түләячәкләр

Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булган хатынның туганнарына 1,4 млн сум компенсация түләячәкләр – Уфаның Киров  районы прокуратурасы шушы хакта карар чыгарды.

Төбәк прокуратурасының матбугат хезмәтендә искә төшерүләренчә, 2023 елның гыйнварында суд карары белән бер ир-ат РФ ҖК 264 маддәсенең 5 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү, колония-поселениедә утыру, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

2022 елның июлендә ул «Форд Транзит» маркалы автобус белән идарә иткән. М-5 “Урал”  автоюлының 1412 чакрымында шофер  тизлекне арттырган һәм КамАЗ белән  бәрелешүгә юл куйган. Нәтиҗәдә, микроавтобус салонында булган ханым алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Суд район прокуратурасы позициясен исәпкә алып, дәгъва таләпләрен канәгатьләндерә һәм  гаепле кешенең эш бирүчесеннән мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында 1,4 млн сум түләтә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас