Җинаять һәм җәза
10 Ноября 2023, 10:10

Чүп контейнерында яңа туган сабый табылган

Ярый әле исән калган – гомере бетмәгән булгандыр инде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чүп контейнерында яңа туган сабый табылганЧүп контейнерында яңа туган сабый табылган
Чүп контейнерында яңа туган сабый табылган

Башка сыймаслык бу хәл Мәскәүдә булган – яңа туган малайны Вешняков урамындагы  торак йортның чүп контейнерында табып алганнар. Бу хакта  Мәскәү прокуратурасы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, фатирларның берсендә туган малайны чүп савытына әнисе урнаштырган. Йортта яшәүчеләр баскычта кан күреп алганнар һәм полициягә шалтыратканнар. Сабыйны язмыш кочагына ташлаган әнинең шәхесен оперативниклар ачыклаганнар – алар килгәндә ул өйдә булган. Хатын 1985 елгы. Яңа туган бала исән, табиблар аңа кирәкле ярдәм күрсәткәннәр.

Фото: ya.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас