

Уфаның 11нче полиция бүлегенә 15 яшьлек егетнең телефонын өч билгесез егетнең урлавы турында хәбәр килгән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һөҗүм итүчеләрне ачыклап, бүлеккә алып килгәннәр.
Эш болай булган – БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, зыян күрүче егет төнлә Дим районында дусты белән йөргән. Алар ял итәр өчен эскәмиягә утыргач, яннарына өч егет килгән. Берсе: “Телефоныңны биреп тор әле, шалтыратасым бар”, - дигән. Яшүсмер биргән.
Һөҗүм итүчеләрнең берсе телефонны алып, шалтыраткан булып кыланган да, аннары дуслары белән әкрен-әкрен генә читкә китә башлаган. Яшүсмер телефонын тартып алырга тырышкан, ләкин җавап итеп йөзенә йодрык белән сукканнар.
Һөҗүм итүчеләр яшүсмердән телефонының паролен таләп итә башлаганнар, ләкин тегесе әйтмәгән. Шуннан соң хулиганнарның берсе телефон иясенең битенә борыч баллоныннан сыекча сиптергән... Аннары хулиганнар яшүсмерне кыйный башлаган. Бу хәлне күреп, дусты ярдәм сорап йөгергән һәм ЮХХДИ хезмәткәрләренә тап булган. Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчеләрне табып, аларны бүлеккә алып китәләр.
"Һөҗүм итүчеләр – 15-18 яшьлек уфалы егетләр. Алар үз гаепләрен таныган. Материаллар нигезендә хулиганнарны җәза көтә. Балигъ булмаганнарның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылган, чөнки балигъ булмаган балалар төнлә үзләре генә озатучысыз йөргән”,- дип хәбәр итәләр ведомствода.