+21 °С
Болытлы


Ишембай колониясеннән качкан 52 яшьлек Сергей Каргин Салават шәһәр суды карары белән кеше үтерү белән янаган һәм сәламәтлегенә авыр зыян китергән, шулай ук бер төркем кешеләр тарафыннан талап, һөҗүм иткән өчен хөкем ителгән булган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ир холык төзәтү колониясеннән үз теләге белән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Ул 2026 елның 18 августында иреккә чыгарга тиеш булган. Ләкин ерак китәргә өлгермәгәндер, күрәсең - әлеге вакытта ул тоткарланган.