Җинаять һәм җәза
8 ноябрь 2023, 15:54

Бер миллион сумга бала табып биргән

Соңыннан үкенгән, әлбәттә...

Акча өчен Ханты-Манси автономияле округында яшәүче хатын, Мәскәүгә килеп, бала бәхете татый алмаган икенче хатынга бала табып бирергә ризалашкан.

SHOT Telegram-каналы хәбәре буенча, Мәскәүдә яшәүче хатын балага узалмый җәфаланган һәм Интернетта суррогат ана эзли башлаган. Игъланга Няганьдә яшәүче 31 яшьлек хатын игътибар итә. 7 яшьлек аутист малай үстерүче ана матди кыенлыклар кичергән. Суррогат ана булу тәкъдиме хатынны кызыксындыра, һәм ул Мәскәүгә килә. Ике хатын, сүздә генә әлеге хезмәт бәясен 1 миллион сумнан клише. Моңа өстәп, балага заказ ясаучы хатын суррогат анага йөклелек срогы дәвамында ай саен 25 мең акча түли.

Шзхси клиникада ул ЭКО процедурасын ясата һәм авырга кала. 31 октябрьдә сәламәт малай туа. Бәхетле хатын суррогат анага 1 миллион сум акча тоттыра да баланы алып, өенә кайтып китә. Әмма суррогат анага 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабыйны биологик анасына тапшыру җиңел бирелми. Берничә көн аны вөҗдан газаплары җәфалый, аннан соң гына ул бу хакта полициягә хәбәр итә.

Баланы биологик анадан алганнар, әле сабый махсус учреждениедә. "Балигъ булмаганга карата кылынган сату" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Ике хатынны да кулга алганнар. Алар бн тикшерү эшләре оештырылган.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас