Җинаять һәм җәза
7 ноябрь 2023, 09:07

Ата кеше улларына ут ачкан

Ходай күрсәтмәсен!

Свердловск өлкәсендә ата кеше улларына мылтыктан ут ачкан. Беркайда да эшләмәгән ялкау уллары аның җенен котырткан.

Аталар һәм балалар җәнҗалы Тура Бистәсе авылында теркәлгән. 73 яшьлек ата кеше өйдәге уллары белән бик каты тиргәшкән. Ул  җилкәсендә утырган бер тиен дә эшләмәүче малайларыннан тәмам арган. Нәфрәте ташкан  ата кеше  мылтыкка  үрелгән, 46 яшьлек улының корсагына  ул ике тапкыр аткан, 51 яшьлек улының кулына –  бер тапкыр.  

Ирнең кече улы шунда ук җан биргән, өлкән улын дәваханәнең хирургия бүлегенә алып киткәннәр. Балаларына аткан ир җинаять урыныннан качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлаганнар. Полицейскийларга ул нибары ялкау улларына  тәрбия бирергән теләвен, үтерергә җыенмавын сөйләгән.


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас