

“Билайн” абоненты үҗәт мошенник һөҗүменә дучар булган. Мошенник 7 минут эчендә абонентка 1145 тапкыр шалтыратып маташкан. Октябрь нәтиҗәләре буенча ул иң үзсүзле мошенник булып чыккан. Корбаны белән ул тәки элемтәгә чыга алмаган дип сөйләгән “Вымпелком” җәмгыятенең фрод (мәгълүмат технологияләре өлкәсендә мошенниклык операцияләре. – Авт.) дәрәҗәсе белән идарә итү буенча директор Павел Алфёров.
Җиде минут – узган айда телефон мошенникларының иң озайлы атакасы, дип билгеләгән Алфёров. Аның сүзләренчә, октябрь аенда гына “Билайн”ның антифрод системасы 34 мең кулланучыны мошенниклардан саклап калган.
Телефон мошенниклары ничек эш итүен дә сөйләгән Алфёров: алар еш кына абонентка ялган номерлар аша бер-бер артлы автомат рәвештә шалтырата. Трубканы алучы булмаса, алар, гадәттә, икенче кулланучыга күчә, әмма кайсыберәүләре, бертуктаусыз шалтыратып, кешенең ныклыгын тикшерә.
Чыганак: lenta.ru