Җинаять һәм җәза
5 ноябрь 2023, 06:34

Баерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнар

Соңгы чорда блогерларга да "бәйләнә" башладылар түгелме? 

Баерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнарБаерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнар
Баерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнар

Аяз Шабутдинов исемле блогерны белә идегезме? "Вконтакте" социаль челтәрендә еш кына аның зур акча эшләү турында рекламасы чыга иде.

Мәскәүдә шул блогер һәм бизнес-тренер - Аяз Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр. Гомум зыян күләме - 4 миллион сум. Аны 10 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Аяз Шабутдиновка 32 яшь, Пермь краеның Куеды авылында туып-үскән, Удмурт дәүләт университетында укыган. Ул Русиянең төрле шәһәрләренә барып, түләүле укулар оештыра иде. Берничә ел элек ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясаган,аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан булган. 

Баерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнар
Баерга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдиновны кулга алганнар
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас