Җинаять һәм җәза
3 ноябрь 2023, 12:43

91млн сум дәүләт акчасын кесәләренә салганнар

Ә без ник юллар төзелми икән, дип аптырыйбыз. 

91млн сум дәүләт акчасын кесәләренә салганнар91млн сум дәүләт акчасын кесәләренә салганнар
91млн сум дәүләт акчасын кесәләренә салганнар

«Башкиравтодор» оешмасының генераль директоры Илдар Юлановны 2023 елның 31 декабренә кадәр сак астына алганнар. Бүген, 3 ноябрьдә, Уфаның Совет район суды шундый карар чыгарган", -дип язган РБК каналы. Юлановның, шулай ук, гаепле дип саналган иптәшләренә:  «Киви» җәмгыятенең элеккеге директоры Ирек Шәриповка һәм аның урынбасары Ришат Самматовка әлегә сак чарасы турында мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән. 

38 яшьлек Юлановны һәм аның гаепле иптәшләрен Уфада кулга алганнар. Алар 91 млн сум күләмендә акча урлауда шикләнелә. Тикшерү нәтиҗәләре шуны ачыклаган ки, 2021-2022 елларда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» дәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Бөре — Тазтүбә — Сатка трассасын төзекләндерүгә бүленгән дәүләт акчаларын алар үз кесәләренә салганнар.

ФСБның республика буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Башкиравтодор» җитәкчесе «КИВИ» җәмгыяте белән инерт материаллар ташуга контракт төзүгә санкция биргән. Компания тмешле эшне башкармаган, ләкин моңа акчасын алган. Шулай итеп, эш өчен бүленгән акчаларны үзара бүлешкәннәр, дип саный тикшерүчеләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас