Җинаять һәм җәза
2 ноябрь 2023, 05:42

Карчыкларның акчаларын талап йөргән

Оятсыз! 

Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.
Фото:Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән.

Уфаның Степан Кувыкин урамында яшәүче 84 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын сөйләвенчә, аның фатирына  бер ир килгән дә үзен торак-коммуналь хезмәт эшчесе дип таныштырып, хатынга   вентиляцияне тазартып бирәм, дигән. Пенсионер хатын ризалашкан һәм таныш булмаган ирне фатирына керткән. Ялган слесарь үз хезмәте өчен пенсионер хатынның биш мең акчасын алып киткән.  

Тагын бер 82 яшьлек пенсионер хатын шушы ук “мастер” килеп киткәннән соң 22 мең сум акчасы юкка чыгуын аңлаган.

Полиция хезмәткәрләре, каза күрүчеләрдән сорау алгач, йорт яны видеокамераларын карап чыккан. Бу тиз арада ялган слесарьнең машинасын ачыкларга мөмкинлек биргән. Ориентировканы юллардагы нарядларга тапшырганнар”, – диләр Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Юл хәрәкәте инспекторлары  Уфа – Ырынбур трассасында ориентировка буенча үткән машинаны туктаткан. Руль артындагы ирне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул  моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән уфалы ир булып чыккан. Ир үз гаебен таныган һәм кылыкларына үкенгән.

“Караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган “слесарь” – сак астында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас