

24 октябрьдә Екатеринбургта 32 яшьлек ир, үч итеп, элек бергә яшәгән хатынга ташланган. Ул аны Индустрия урамында каравыллап торган да, эләктереп, Космонавтлар проспектындагы автосервиста эретеп ябыштыручы булып эшләгән бинага сөйрәп алып кереп, берничә сәгать дәвамында җәзалаган, өстенә бензин коеп, ут төрткән. Тукмауларга карышмасын өчен ул аның табан асларын тактага кадаклап куйган. Ахырда аякларын арындырып, машина руле артына утырткан да аны Асбест шәһәренә илтеп куярга боерган. Хатын исә ирдән котылыр өчен юлда махсус рәвештә авария оештырган. Полиция хезмәткәрләре хатынны дәваханәгә озаткан. Ирне тоткарлаганнар.
Матбугат чаралары язуынча, кичә ул аңына килгән. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Шулай да хатын акрынлап җиңел ризык ашый башлаган, ди. Әле аңарда регресс күзәтелә (регресс вакытында авыру билгеләре кими төшеп, акрынлап терелү процессы башлана).
Хатынның ахирәте сүзләренчә исә, Оксана Кузьменконың (тукмалган хатынның исеме – Авт.) чәчләре юк һәм йөзе бик нык җәрәхәтләнгән.
Оксананың әнисе сүзләренчә, аның кызы белән әлеге ир ярты ел чамасы бергә яшәгәннәр һәм хатын теләге белән ташлашканнар. 24 октябрьдә ир сөйгәнен Индустрия урамында каравыллап торган да, эләктереп, Космонавтлар проспектында эретеп ябыштыручы булып эшләгән автосервис гаражына алып киткән.
Хатыннарның – ирләр белән, ирләрнең хатыннар белән аерылышу-ташлашуны күтәрә һәм кичерә алмаганнарына шаккатарсың. Кеше хайваннардан аң-акылга ия булуы белән арылып тора бит, шуңа күрә бик авыр булса да, моны кабул итә алырга кирәк. Тормыш дәвам итә бит, кыйнаулар, суицид белән янаулар юньлегә китермәгәнлеген нишләп кешеләр аңламый икән? Яңавылдагы Динә Махиянова (элекке ире кулыннан үлгән), Подмосковьедагы Маргарита Грачёва (ире балта белән кулларын чабып өзде) фаҗигаләре нишләп ирләрне бернигә өйрәтми соң? Бүгенге көндә Динә Махиянованың да, Маргарита Грачёваның ирләре дә рәшәткә артында көн күрә. Рәхәт тормышмы бу?
Чыганак: URA.RU